2017 елда икътисадны яклау планы расланды

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән Россия икътисадына ярдәм итү планын раслады. “Бездә 10 һәм 17 гыйнварда булган ике киңәшмә нәтиҗәләре буенча мин документларга кул куйдым, аерым алганда,  агымдагы елда безнең илнең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар планын һәм йөкләмәләрне расладым", - диде юл хуҗалыгын үстерү буенча киңәшмәдә  премьер-министр Дмитрий Медведев.

План белән икътисадның аерым өлкәләрен яклау чаралары каралган. Аерым алганда,  автомобиль сәнәгате, транспорт, авыл хуҗалыгы, юл төзелеше һәм коммуналь машина төзелеше, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен машина төзелеше  Россия оешмаларын субсидияләү планлаштырыла. Шулай ук илнең җиңел сәнәгате предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү каралган. Болардан тыш, Сәнәгать үсеше фондын докапитализацияләү күздә тотыла. 2017 елда Фонд акчасы исәбенә продукциянең конкурентлыгын арттыруга юнәлтелгән 50дән дә ким булмаган проектны финанслау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International