Мәскәүдә «Россия 2017 өчен иң яхшысы» форумы уза

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

2017 елның 7 апрелендә Мәскәүдә үз өлкәләре лидерлары турында җәмәгатьчелек арасында мәгълүматны системалаштыруга, бүләкләүгә һәм таратуга, шуның белән ил икътисадын үстерүгә юнәлтелгән «Россия 2017 өчен иң яхшысы» форумы узачак. «Россия өчен иң яхшысы» форумы үз программасына Россиянең  яхшы киләчәген төзү өчен көч куйган власть органнарын, бизнесны, коммерция булмаган оешмаларны һәм берләшмәләрне берләштерә.

Әлеге чара кысасында «Россия өчен иң яхшысы» Премиясенең «Экспорт производствосын төзү һәм үстерү һәм импортны алмаштыру сәясәте», «Илкүләм икътисадый тирәлекне төзү һәм үстерү», «Сәнәгать һәм машина төзелешен үстерү», «Россиядә азык продуктларын җитештерүне үстерү», «Россиядә авыл хуҗалыгы үсеше», «Эчке туризм һәм ял», «Ваклап сату һәм хезмәтләрне үстерү», «Россиядә кулланучылар кооперациясен төзү һәм үстерү» һәм башка категорияләр буенча (номинацияләр) Лауреат булу хокукы белән конкурска гариза бирү мөмкинлеге бар.

Катнашуга гаризалар 2017 елның 17 февраленә кадәр электрон почта адресына кабул ителә: ab@socprojects.org. Контакт телефоны: 8 (967) 126 66 45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International