Дәүләт власте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук 2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.
Федераль власть органында хезмәт күрсәтелгән гражданнарның, шул исәптән аның өчен МФЦга мөрәҗәгать иткәндә, аларның үзләренә уңайлы ысулны сайлап, күрсәтелгән хезмәт сыйфатын бәяләү мөмкинлеге бар:
-рәсми «0919» кыска номерыннан бушлай СМС-сораштыруда катнашу;
- «Сезнең контроль» vashkontrol.ru информацион-аналитик системасы юлы белән;
- Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы кысасында МФЦның uslugi.tatarstan.ru/mfc рәсми сайты аша;
- МФЦларда һәм республика власте органнарында куелган «Электрон хөкүмәт» инфоматлары аша.