Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 2 мартындагы 245нче Карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 августындагы «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) аерым төрләрен оештырганда хәвеф-хәтәр-юнәлтү юлын куллану һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 806нчы Карарына кайбер үзгәрешләр кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агросила «Чаллы-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.
Монополиягә каршы законнар бозылуны кисәтү максатыннан чыгып, Россия ФАСы проконкурент һәм конкурентлыкка каршы региональ практикаларның 2013–2015 еллар өчен беренче тапкыр төзелгән «Ак һәм кара китапларын» күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ») эшли.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күрсәтелгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалануында булган биналар, төзелешләр, корылмалар, йортлар янындагы территорияләрдә алкоголь продукциясен ваклап сатуга комачауламаган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр алып барган медицина эшчәнлеге төрләре исемлеген раслау турында» карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздыру турында Россия Икътисади үсеш министрлыгының бәяләрне көйләү Департаментыннан мөрәҗәгать килде.
Банк операцияләре алып баруга Россия Федерациясе Үзәк Банкы боерыгы белән лицензиясе алынган банклар клиентлары – эшмәкәрләрне яклау чараларын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып («Татфондбанк» ПАҖ, «Интехбанк» ПАҖ һәм «АНКОР БАНК» АҖ ), «Ташламалы лизинг» махсус программасы эшләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 15 мартында эшмәкәрлекне яклауга юнәлтелгән масштаблы чара - «223-ФЗ Федераль законы буенча юридик затларның сатып алуларының аерым төрләрендә МСП субъектларының катнашуы» семинары булды. Семинар Министрлык белән бергә «МСП Корпорациясе» АҖ, «МСП Банк» АҖ һәм «НК «Роснефть» ПАҖ катнашында оештырылды.
«Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне яклау фонды »НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә хәзерге вакытта «РЭЦ» АҖнең «РЖД», «РЖД-Логистика», «Трансконтейнер» ААҖ компанияләре һәм башкалар белән бергә Ворсино станциясеннән (Калуга өлкәсе) Забайкалье аша Кытайга экспорт поезды җибәрәчәге турында хәбәр итә.