Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 2 мартындагы 245нче Карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 августындагы «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) аерым төрләрен оештырганда хәвеф-хәтәр-юнәлтү юлын куллану һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 806нчы Карарына кайбер үзгәрешләр кертелде.
Исемлеккә контроль һәм күзәтчелекнең 33 яңа төре, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте башкарма органнары алып барган дәүләт контроле ( күзәтчелек) һәм (шәхси вәкаләтләр) кертелде:
Региональ дәүләт экология күзәтчеле;
Региональ дәүләт ветеринария күзәтчелеге.
Региональ дәүләт төзлеше күзәтчелеге.
Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм әйләнешенә лицензия контроле;
Дәүләт торак күзәтчелеге;
Күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрләр эшчәнлегенә лицензия контроле;
Күп фатирлы йортларны һәм (яисә) башка күчмәс милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелек).
Башкарма власть федераль органнарга Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте югары башкарма органнары катнашында 2017 елның 15 маена кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәтенә дәүләт контроле (күзәтчелек) алып бару төрләре буенча аерым хәвеф-хәтәр янаган яисә хәвеф-хәтәр классына (категория) кертелгән җитештерү объектларын файдаланган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге критерийларын раслау турында акт проектларын кертү йөкләнгән.
Документ 2017 елның 18 мартында үз көченә кертелә.