Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздырыла

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күрсәтелгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалануында булган биналар, төзелешләр, корылмалар, йортлар янындагы территорияләрдә алкоголь продукциясен ваклап сатуга комачауламаган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр алып барган медицина эшчәнлеге төрләре исемлеген раслау турында» карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздыру турында Россия Икътисади үсеш министрлыгының бәяләрне көйләү Департаментыннан мөрәҗәгать килде.

Проект медицина эшчәнлеге алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр карамагында булган биналар янындагы территорияләрдә хезмәтләр күрсәткәндә алкоголь продукциясен сату рөхсәт ителгән медицина эшчәнлеге төрләрен чикләү кирәклегеннән чыгып эшләнә.

Проектны эшләүчеләр фикеренчә, раслауга тәкъдим ителгән медицина эшчәнлеге төрләре исемлеге гражданнарга аеруча нык таләп ителгән медицина хезмәтләре күрсәтүдә кирәкле шартларны саклап калырга, шулай ук алкоголь продукциясен куллану үсешен  кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектны кабул итү проектта расланган исемлектә медицина эшчәнлеге төрләрен алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр куллануында булган биналар, корылмалар, төзелешләр, йортлар янындагы территорияләрдә алкоголь продукциясен ваклап сату мөмкинлеген бирәчәк.

Бизнес–берләшмәләр вәкилләрен күрсәтелгән норматив хокукый актлар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.

Әгәр дә Россия Федерациясе бюджет системасының барлык бюджет  дәрәҗәсендә һәм башка эшчәнлектә эшмәкәрлек субъектларының нигезләнмәгән чыгымнарына китергән положениеләр һәм шулай ук эшмәкәрлек субъектлары һәм башка эшчәнлек бурычларына  артык административ чикләүләр кертелгән положениеләр булган очракта, бөтен дәгъваларны һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының тәэсир итүне көйләү секторына түбәндәге электрон адрес буенча җибәрүегезне сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International