Республика эшмәкәрләренә Кытайга экспорт поезды җибәреләчәге турында хәбәр итәбез

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

 «Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне яклау фонды »НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге   Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә хәзерге вакытта «РЭЦ» АҖнең «РЖД», «РЖД-Логистика», «Трансконтейнер» ААҖ компанияләре һәм башкалар белән бергә  Ворсино станциясеннән  (Калуга өлкәсе) Забайкалье аша Кытайга экспорт поезды җибәрәчәге турында хәбәр итә.

Поездны Ворсино станциясеннән (Калуга өлкәсе) Кытайга җибәрү 2017 елның 5 апреленә планлаштырыла.

 Поездның өстенлекләре:

1. 14 көн эчендә илтеп җиткерү;

2. Бәясе су транспортыныкы кадәр;

3. Ворсинода  таможня узарга һәм кирәкле  документларны (фитосанитар нормалар, һәм башкалар) тутырырга була.

Йөкне илтеп җиткерүнең ике ноктасы планлаштырыла: теләсә–кайсы портка кадәр (мәсәлән, Шанхайга) фидер судноларында Далянь портына, яисә автомобиль транспорты белән, һәм Шилун ст.  (Гуанчжоу провинциясе, КХРның көньягы).

 Далянь аша портларга кадәр товар илтеп җиткерүнең якынча бәясе  40-ф контейнер өчен 2600 АКШ долларын тәшкил итә, Шилунга кадәр ставка –  40-ф контейнер өчен 3200 АКШ доллары.  Рефрижератор вагонына ставкалар аерым исәпләнә.

Илтеп җиткерүнең транзит срогы 14 көн;  Ворсино терминалында йөк консолидациясе датасы  2017 елның 29 мартына кадәр. Экспедирование килешүенә   экспортер белән   «РЖД-Логистика» компаниясе  имзасын куя.

Кызыксынган эшмәкәрләрнең  нинди карарга килүләре турында  2017 елның 20 мартына кадәр  ТР экспортны яклау Үзәгенә  (843) 524-76-70 телефоны  яисә  tatexport@yandex.ru. электрон почтасы аша  хәбәр итүләре сорала. Хатта түбәндәге мәгълүматны хәбәр итәргә кирәк:  компаниянең исеме; йөкнең төре; тапшырылачак товарның күләме; йөкне җибәрүгә әзерлеге (сроклары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International