ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

РЭЦ һәм  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы АПК продукциясе экспортын консультацион яклауның  пилот үзәге төзү турында килешү төзеделәр. Ул  Татарстан Республикасы экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклауның гамәлдәге үзәге базасында эшләячәк.

 

Бүген Кремльдә Владимир Путин рәислегендә Дәүләт Советы һәм   Президент каршындагы Россия социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Комиссиянең бердәм утырышы булды. Көн тәртибендә өч блок сорау куелды: МФЦ челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, социаль өлкәдә хезмәтләр сыйфатын бәйсез бәяләү һәм гражданнарны авария торагыннан күчерү.

 

2017 елның 22сеннән 26 майга кадәр Ставрополье краенда Инновацияләр Атнасы Форумы була. Быел  форум дүрт шәһәрдә берничә мәйданчыкта уза: Ставропольдә, Пятигорскида, Кисловодскида и Буденновскида.

 


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә  «Korea Russia Technical Cooperation» Бизнес Форумында катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул 2017 елның  20-21 июнендә Корея Республикасы Сеул шәһәренең Lotte Hotel отелендә була.

 

Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 17 апрелендәге 452нче карары белән җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге, җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлегенә үзгәрешләр кертү кагыйдәләре һәм җылылык белән тәэмин итү  челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлегендә күрсәтелгән процедураларны реестрга кертү кагыйдәләре расланды.

 


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Индонезиядә Россия Туклану Продуктлары Атнасы 2017дә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Чара Индонезиядә Россия Федерациясе Сәүдә вәкиллеге һәм Тышкы сәүдә һәм Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр үсеше Россия советы патронажлыгында оештырылачак. 

 


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген республикада  «Агач утырту көне» табигатьне саклау традицион акциясе узды.  Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы хезмәткәрләре анда  Зур Дәрвишләр торак массивы янында «Шәһәр чите урманчылыгы» Дәүләт казна учреҗдениесе Биектау участок урманчылыгы урман фондында куаклар утыртып актив катнашты. Бу көнне   Татарстанда үз агачын һәр теләүче утырта алды. Моның өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылды.

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы,  инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы » ДУП (алда– Агентлык, АГЗ ТР) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 29 апрелендәге 359нчы карарына ярашлы оештырылган.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысасында гомумшәһәр өмәсендә актив катнашты. Шимбә өмәсендә министрлык бинасы янындагы территория чистартылды, эш урыннарында генеральная уборка ясалды.

Россия эшмәкәрләре өчен  конкуренциянең көчәюе бизнесның төп   проблемасы булып калуын дәвам итә, дип әйтелә 2017 елда  1,5 мең предприятие — кече һәм урта эшмәкәрлек субьектларына уздырылган сораштыру нигезендә Россиядә конкуренция торышы турында «Россия таянычы» кече һәм урта эшмәкәрлек гомумроссия иҗтимагый оешмасы докладында.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International