РЭЦ һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы АПК экспортерларын яклау турында килешү төзеде

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

РЭЦ һәм  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы АПК продукциясе экспортын консультацион яклауның  пилот үзәге төзү турында килешү төзеделәр. Ул  Татарстан Республикасы экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклауның гамәлдәге үзәге базасында эшләячәк.

Килешү шартлары буенча,  2017 елда Үзәк АПК продукциясе экспортын яклау буенча чаралар уздырачак. Шундый чаралар арасында өйрәтү  семсинарлары, республика продукциясен алга җибәрү максаты белән чит илгә туры һәм  «реверс» бизнес-миссияләре аерылып тора.  Татарстан АПК компанияләренең Халыкара  күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуына ярдәм итүгә шулай ук зур игътибар биреләчәк.

Пилот проекты уңышлы хәл ителгән очракта Россия Минсельхозы карары белән андый үзәкләрнең  бөтен ил буенча барлыкка килүе ихтимал.

Инициатива стратегик үсеш һәм приоритет проектлар буенча Россия Федерациясе каршындагы Совет президиумы  раслаган «Халыкара  кооперация һәм экспорт» Россия Федерациясе стратегик үсеш юнәлешләренең берсе «АПК продукциясе экспорты» приоритет проектының Сводный планы кысасында гамәлгә ашырылган.

РЭЦ экспортны яклау региональ инфракстуктурасы белән эшләү буенча проект җитәкчесе Наталья Минаева билгеләвенчә,  «чит ил компанияләре  ягыннан Россия АПК продукциясенә сорау арта: Вьетнам компаниясенең Россиянең ит продукциясенә запросы,  Ангола компаниясенең АПК фермалары өчен җиһазлар сатып алуга запросы, Болгариядән Россия көнбагыш маен, ашлык һәм бодай сатып алуга запрослары. Шулар белән бергә Россия җитештерүчеләренең күбесе товарларына сорауның күп булуын белми, экспортка чыгудан курка. Беренче чиратта бу МСП секторына кагыла. Үзәкләр экспортерлар проблемаларын,  аларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны урыннарда хәл итәргә әзер».

 Татарстан  Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында чыгарырга тәкъдим итә һәм   потенциаль партнерлар эзләүдә булыша. ТР экспортны яклау Үзәге хезмәтләре турында тагын җентеклерәк мәгълүматны түбәндәге сайттан алырга булла: http://export-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International