Россия эшмәкәрләре өчен конкуренциянең көчәюе бизнесның төп проблемасы булып калуын дәвам итә, дип әйтелә 2017 елда 1,5 мең предприятие — кече һәм урта эшмәкәрлек субьектларына уздырылган сораштыру нигезендә Россиядә конкуренция торышы турында «Россия таянычы» кече һәм урта эшмәкәрлек гомумроссия иҗтимагый оешмасы докладында.
Сораштыру нәтиҗәләре Россиядә конкуренция торышы турында Федераль монополиягә каршы хезмәткә ел саен әзерләнә торган докладта җибәрелгән.
Респондентларның күбесе (69%) конкуренцияне үз өлкәсендә
«титәрлек дәрәҗәдә көчле һәм бик көчле» дип бәяләде. 2016 елда конкуренцияне көчле дип исәпләүчеләрнең саны узган елгыдан 7% ка югары булды, дип әйтелә докладта. Шул ук вакытта соңгы өч айда конкуренция дәрәҗәсе тагын да көчәйде — сораштырылучыларның 43% ы шулай җавап бирде.
Узган елда конкуренциянең көчәюен милек (83%), элемтә хезмәтләре (75%) һәм информацион технологияләр (60%) өлкәсендә шөгыльләнгән бизнес вәкилләре билгеләде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә шөгыльләнүче компанияләр вәкилләре генә базарда бернинди дә үзгәреш билгеләмәде.
Конкуренциянең иң югары дәрәҗәсен билгеләгән өлкәләр — болар транспорт, СМИ (телевидение һәм радионы кертеп), элемтә һәм милек компанияләре вәкилләре