Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Индонезиядә Россия Туклану Продуктлары Атнасы 2017дә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Чара Индонезиядә Россия Федерациясе Сәүдә вәкиллеге һәм Тышкы сәүдә һәм Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр үсеше Россия советы патронажлыгында оештырылачак.
Россия Туклану Продуктлары 2017 Атнасы 2017 елның 16сыннан 22 октябрьгә кадәр Индонезия башкаласы Джакартта Ritz-CarltonPacificPlace отелендә булачак.
Чараның максаты – Россия азык сәнәгате предприятиеләренә Индонезия базарына чыгарга булышу, Россия җитештерүчеләре һәм экспортерлары белән Индонезия партнерлары арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру.
Заявкалар 2017 елның 2 маеннан кабул ителә башлый. Теркәлү өчен тутырылган анкетаны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: food@indonesia-trade.ru.
Белешмәләр өчен телефон 8 (499) 490-25-88.
Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, чит ил базарларында үз продукцияләрен күрсәтүне тәкъдим итә һәм эшмәкәрләргә потенциаль партнерлар табуда булыша. ТР экспортын яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да җентеклерәк информацияне түбәндәге сайттан алырга була: http://export-rt.ru.