«ТР дәүләт заказы буенча агентлыгы» ДУПка 20 ел

2017 елның 29 апреле, шимбә

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы,  инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы » ДУП (алда– Агентлык, АГЗ ТР) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 29 апрелендәге 359нчы карарына ярашлы оештырылган.

Агентлык эшли башлаганнан бирле аның төп эшчәнлеге республиканың дәүләт закупкалары белән шөгыльләнү булган.

Әмма 2002 елдан башланган чорны аерып күрсәтергә кирәк. Закупкалар практикасына закупкаларны информацион озатып йөрүнең заман ресурсларын актив үзләштерү барлыкка килгән:

-дәүләт һәм муниципаль закупкалар турында белешмәләрне урнаштыру өчен Татарстан Республикасы рәсми сайты (закупкалар турында извещениеләр, закупка  комиссияләре беркетмәләре, статистик мәгьлүмат һәм башка белешмәләр );

- дәүләт һәм муниципаль контрактлар реестры.

 2004 елда республика Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә   Интернет челтәре кулланып закупка процедуралары алып барырга ярдәм иткән  (аукцион) электрон мәйданчык сәнәгать файдалануына тапшырылган.

 2006 елда электрон мәйданчыкны 94-ФЗ федераль закон таләпләренә адаптациялиләр һәм 2009 елга кадәр әлеге мәйданчык уңышлы гына эшләп килә.    республикада 40%тан артык контракт  электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча төзелә.

 2009 елда  Россия Хөкүмәте Рәисе  В.В.Путин күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә ТР АГЗ кергән өч оешмага  электрон формада аукционнар уздыруның яңа кагыйдәләрен тикшерү буенча гомумроссия пилот проектын уздыру бурычы куела. Бу эшнең уңышлы нәтиҗәләре  2010 елда уку биш  электрон мәйданчыкны, шул исәптән  операторы Агентлык булып торган Татарстан Республикасы zakazrf.ru мәйданчыгын сәнәгать файдалануын башлап җибәрергә мөмкинлек була.

Әлеге мәйданчыклар эше бу көнгә кадәр дәвам итә. Болардан тыш,  ТР АГЗ   оператор буларак  юридик затларга  223-ФЗ федераль законга ярашлы рәвештә закупка процедураларын уздыру буенча хезмәтләрне электрон формада– конкурс, аукцион, тәкьдимнәр соратып алу,  котировкалар запросы буларак күрсәтә.

Закупкаларны көйләнгән  күрсәтелгән федераль законнар белән озатып йөрүдән тыш, ТР  АГЗ  закупкаларны озатып йөрүнең республика  системасын – Татарстан Республикасы Электрон товар-информацион системасын эшләде (ЭТИС РТ) һәм аңа төрле программаларны – торак фондына капремонт, мәгариф учреждениеләренә капремонт һәм башкаларны гамәлгә ашырганда кулланылган продукцияне сатып алуга килешү турында белешмәләр кертелә. Системага салынган механизмнар финансларны саклап тотарга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта Агентлык шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау системалары, шул исәптән  smb.tattis.ru кече һәм урта бизнес информацион порталын, продукциянең  электрон каталогын озатып йөрү, шулай ук МСП субьектларына поставкалар мониторингы белән шөгыльләнә.

Заказчыларны көйләүче оешмаларның хуҗалык эшчәнлеген алып барганда закупкалар һәм сатулар системасының алдагы үсеше максатыннан һәм шулай ук Татарстан Республикасында   электрон коммерция үсеше өчен  Агентлык яңа автоматлаштырылган система  концепциясен -  Татарстан Республикасы Бирҗа мәйданчыгы»н эшләде. Хәзерге вакытта  ресурс тотрыклы эшләп килә.

 «Татарстан Республикасы дәүләт  заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә Агентлыгы» ДУП коллективын төзелүенең  20 еллыгы белән котлыйбыз һәм Татарстан Республикасында дәүләт закупкалары системасын камиллштерү буенча уңышлы эшен дәвам итүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International