Ставрополье краенда 22сеннән 26 майга кадәр Инновацияләр Атнасы була

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 22сеннән 26 майга кадәр Ставрополье краенда Инновацияләр Атнасы Форумы була. Быел  форум дүрт шәһәрдә берничә мәйданчыкта уза: Ставропольдә, Пятигорскида, Кисловодскида и Буденновскида.

Чараның максаты – инновацион үсеш, регионнар дәрәҗәсендә инновацион проектларны гамәлгә ашырганда килеп чыккан проблемаларны һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук югары технологиядәге проектларга инвестицияләр җәлеп итү буенча дөнья тәҗрибәсен өйрәнү.

Инновацияләр Атнасы-2017 программасына керә:

- Ставрополье крае югары җитәкчелеге катнашында  әйдәп баручы бизнес вәкилләре, университетлар җитәкчеләре һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре белән пленар утырыш;

- секция утырышлары һәм түгәрәк өстәлләр кысасында синергетик нәтиҗәгә ирешү юлы белән Ставрополье краеның  икътисади торышын яхшыртуга китерәчәк бизнес, фән һәм власть органнары вәкилләре тырышлыгын координацияләүне планлаштыру;

- өлкә үзенчәлекләрен исәпкә алып, региональ бизнес җитәкчеләренең,  стартап-компанияләр лидерларының, яшь эшмәкәрләрнең белемен күтәрү максатын куйган өйрәтү чаралары. Өйрәтү чаралары федераль масштабтагы тьюторлар, шулай ук бизнес, фән һәм башкаларның ярашлы өлкәләре вәкилләре катнашында узачак.

Инновацияләр Атнасы кысасында « Ставрополье крае инновацияләр үсешенә ярдәм фонды» НО, «РВК» АҖ оештырган  «Generation S» федераль техник акселераторының региональ этабы уздырыла.

Форум чараларында катнашу бушлай. Инновацияләр Атнасы программасы белән тагын да җентекләбрәк түбәндәге сайтта танышырга була: http://innovation26.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International