Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен тышкы базарларга Россия агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаруга юнәлтелгән 2017-2018 елларда махсуслаштырылган дегустацион-демонстрацион чаралар исемлеге раслануы турында хәбәр итә.
«Челны-Агрегат» ЧҖШ һәм «Кама Кристалл Технолоджи» ЧҖШ компанияләре Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе күп профильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә (моношәһәрләр) төзелә торган әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары Реестрына кертелде һәм шуңа ярашлы «Набережные Челны» (алда – ТОСЭР) әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең 10нчы һәм 11нче резиденты булды. Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга кертелгән датадан башлап ТОСЭР резиденты итеп таныла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 11 августында 11.00 сәгатьтә утырышлар залында (429нчы бүлмә) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының коррупциягә каршы тору буенча Комиссиясе утырышы була.
Узган сезоннар рейтингында катнашучы компанияләр өчен ТехУспех-2017 рейтингына заявкалар кабул ителә башлады.
2017 елның 26 июлендәге 189нчы-ФЗ Федераль закон белән административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелгән, шуларга ярашлы рәвештә вазифаи затлар заказчыларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен закупкалар алып барганда товарларга (эшләр, хезмәтләр) түләү тәртибен һәм срогын бозганда, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль контрактлар белән каралган аванслауны тәэмин итү буенча бурычлар үтәлмәгәндә аларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Россия икътисады 100дән 12 балл җыйды һәм инновацияләр дәрәҗәсе буенча ел рейтингында 35 ил арасында 27нче урынны алды.
«Алабуга» аерым икътисади зонасын тәкъдир итү кичә, 2 августта, Шанхайда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай подкомиссиясе утырышы кысасында булды. Утырышны Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин һәм Кытай Халык Республикасының коммерция министры Чжун Шань уздырды. Подкомиссия әгъзалары «Алабуга» һәм Кытайның зур TEDA аерым икътисади зонасы арасында хезмәттәшлек үсешен яклап чыкты.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау» НО эшмәкәрләргә 2017 елның октябрендә Кытай Халык Республикасында Россия икътисади роад-шоу уздырылачагы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның 9 һәм 11 августында 14.00 сәгатьтә кече һәм урта эшмәкәрлекнең милек инфраструктурасын яклау субъектларын яңадан аккредитацияләү буенча Комиссия утырышы булачагы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО республика эшмәкәрләренә 2017 елның 12-13 октябрендә Екатеринбург шәһәрендә икътисад, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия Советы каршындагы кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия-Италия XXVI утырышы булуы турында хәбәр итә.