ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Федераль законның «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны  тәэмин итү өчен товарлар, эшләр,  хезмәтләр закупкалары өлкәсендә контракт системасы турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 236034-7нче проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан 2017 елның 27 июлендә икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек  Комитетына карауга кертелде.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган 2017 елның 7 августындагы  «Дәүләт җир күзәтчелеген камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 943нче карары белән билгеләнгәнчә, Росреестр җир законнары  таләпләрен хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын исәпкә алып, җир законнары таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Янгын инспекторының теге яисә бу кече һәм урта бизнес предприятиесенә барып тикшерү ешлыгы махсус исемлектә күрсәтеләчәк. Анда предприятиенең производство процессы куркынычы дәрәҗәсе билгеләнәчәк, ә бу дәрәҗәдән теге яисә бу объектка  күзәтчелек чаралары графигы бәйле булачак


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Федераль сәнәгать үсеше фондының күзәтчелек советы тарафыннан 2017 елның 30 июнендә сәнәгать өлкәсендә субъектларны яклау буенча программалар расланды: «Конверсия» һәм «Комплектлаучы әйберләр».

 


11
август, 2017 ел
җомга

2017 елның 14 августыннан ТР Икътисад министрлыгында социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга (алда – НКО) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс башлана. ТР МКның 2017 елның 4 апрелендәге 640нчы-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә конкурсның гомуми фонды   35,0 млн сум тәшкил итә.

 

2017 елның 21-22 сентябрендә ел саен уздырыла торган  «Киләчәккә караш» эшмәкәрлек үсеше Форумы кысасында, Казан шәһәренең Корстон ГТРКсында  «ExportMe» конференциясе була.

 

Казан (Идел буе) федераль университетында «Социаль эшмәкәрлек» программасы буенча традицион белем циклы тәмамланды һәм ул Татарстан Республикасы социаль өлкәсендә инновацияләр Үзәге белән бергә уздырыла.

 

 «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерция булмаган оешма  (АСИ) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 31 гыйнварындагы 147нче-р күрсәтмәсендә расланган Россия Федерациясе субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм бизнес алып бару процедурасын гадиләштерүнең максатчан модельләрен үзләштерү  кысасында 2017 елның 9ыннан алып 11 августка кадәр  Мәскәү шәһәренең «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында биш максатчан модельне үзләштерү тәҗрибәсе белән  уртаклашу буенча семинар-киңәшмә уздырды:

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм ярашлы моношәһәрләр башкарма комитетларының моношәһәрләрдә ТОСЭР төзү һәм булдыру мәсьәләләре буенча комиссиясенә тәкъдим иткән Зеленодольск, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территориясен (ТОСЭР)  төзүгә заявкалары Россия үсеш министрлыгы тарафыннан хуплау тапты. Утырышны РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский уздырды.

 

Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы партнерлар челтәре  – Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру максатыннан фәнни-технологик бурычларны бердәм хәл итү буенча икътисадның реаль секторы компанияләрен төзи. Стратегия Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 1 декабрендәге 642нче Указы белән расланган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International