Дәүләт җир күзәтчелеге хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын исәпкә алып уздырылачак

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган 2017 елның 7 августындагы  «Дәүләт җир күзәтчелеген камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 943нче карары белән билгеләнгәнчә, Росреестр җир законнары  таләпләрен хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын исәпкә алып, җир законнары таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Юридик затлар яисә шәхси эшмәкәрләр (хокукка ия булучылар) файдаланган җир участокларына хәвеф-хәтәр чыгу куркынычы янау куллану максатыннан чыгып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 августында раслаган 806нчы карары кагыйдәләренә ярашлы хәвеф-хәтәр категорияләренең берсенә кертү каралган ( уртача, уртачадан түбәнрәк һәм түбән хәвеф-хәтәр категорияләре).

Участокларны аерым хәвеф-хәтәр категориясенә кертү, бирелгән категорияне үзгәртү тәртибе расланган. Аерым алганда, уртача хәвеф-хәтәр категориясенә каты көнкүреш калдыкларын күмү һәм урнаштыру, зиратлар урнаштыру, гараж һәм торак төзелеше өчен каралган учатоклар керә.

Планлы тикшерүләр уртача хәвеф-хәтәр категориясенә кертелгән участокларга  - 3 елга бер тапкыр,  уртачадан түбәнрәк категориягә кертелгән участокларга  5 елга бер тапкыр уздырыла (түбән хәвеф-хәтәр категориясенә  кертелгән участоклар өчен планлы тикшерүләр уздырылымый).

Уртачадан түбәнрәк хәвеф-хәтәр категориясенә кертелгән участоклардан файдалануга планлы тикшерүләр уздыру срогы 17 эш көненнән артмаска тиеш.

Россия Икътисади үсеш министрлыгына плансыз тикшеру уздырырга кирәк булганда, кулланылган дәүләт җир күзәтчелеге Росреестры алып барган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы  индикаторларын билгеләү йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International