Россия МЧСы күзәтчелеге тикшерүләре ешлыгын билгеләү өчен предприятиеләрне аларның хәвеф-хәтәр чыгу куркынычы дәрәҗәсе буенча реестр төзеләчәк

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Янгын инспекторының теге яисә бу кече һәм урта бизнес предприятиесенә барып тикшерү ешлыгы махсус исемлектә күрсәтеләчәк. Анда предприятиенең производство процессы куркынычы дәрәҗәсе билгеләнәчәк, ә бу дәрәҗәдән теге яисә бу объектка  күзәтчелек чаралары графигы бәйле булачак. Хәвеф-хәтәр дәрәҗәсе аз булган оешмаларда планлы тикшерүләр уздырылмаячак. Әлеге документ Россия  МЧСы тарафыннан  контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы кысасында эшләнгән.

Хәвеф-хәтәр дәрәҗәсенә бәйле рәвештә планлы тикшерүләр графигы билгеләнәчәк. Шул ук вакытта ул үзгәреп тә торачак. Ягъни, әгәр бер предприятие уртача хәвеф-хәтәр дәрәҗәсенә кертелгән булса да, ул  андый тәртип һәрвакыт шундый булып калыр дигән сүз түгел. Бөтен мәҗбүри таләпләр үтәлгәндә, күзәтчелек объекты тикшерүләр уздыру ешлыгы кимрәк булган дәрәҗәгә күчерүне сорап гариза яза ала.

Күзәтчелек астындагы бөтен объектлар бер категорияләр өчен  2 һәм 3 елга бер тапкыр, тагын да түбәнрәк категорияләр өчен биш елга бер тапкыр планлы күзәтчелек чаралары уздыру  аралыгы белән хәвеф-хәтәр категорияләренең берсенә кертеләчәк.

МЧС инспекторларының яңа бурычы барлыкка киләчәк: тикшерүгә төгәл сораулар куелган махсус тикшерү кагәзьләрен тутыру. Планлы тикшерү шушы тикшерү кәгазьләренә кертелгән сораулар исемлеге белән генә чикләнәчәк. Күрсәтелгән исемлек гражданнар гомеренә, сәламәтлегенә , үсемлекләргә, җәнлекләргә, тирәлеккә, РФ халкының мәдәни мирас объектларына (мәдәни һәм тарихи  һәйкәлләр), дәүләт иминлегенә зыян янаган, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр чыгарга мөмкин булган мәҗбүри таләпләрне генә чикләүне планлаштыра .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International