ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

10 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проекты буенча Парламент тыңлаулары булып узды.

 


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 7 октябрендәге 1229 номерлы карары белән Хөкүмәтнең 2012 елның 17 декабрендәге 1318 номерлы карары белән расланган Евразия икътисад комиссиясе норматив хокукый актлары проектларына һәм карарлары проектларына федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан КЙБ уздыру кагыйдәләренә яңа бүлек өстәлде, анда Дәүләт Думасы тарафыннан икенче укылышта кабул ителгән закон проектларының көйләү йогынтысын бәяләү тәртибе билгеләнә. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: Россия компанияләреннән Россиянең тиз үсеш алучы технологик компанияләреннән "ТехУспех" илкүләм рейтингта катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 2017 елның 15 октябренә кадәр озайтылды.

 

2017 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Киров өлкәсеннән делегация кабул ителде, очрашу кысаларында сәнәгый кластерларны тормышка ашыру һәм электрон сәүдә ресурслары эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

 

2017 елда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, Россия өчен уникаль саналган, Социаль хезмәтләр җиткерүчеләр реестрына керү буенча коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларны әзерләү программасын эшләделәр һәм эшләтеп җибәрделәр.

 


6
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 5 октябрендә, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте ярдәмендә, икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы Казан шәһәрендә "Нәтиҗәле корпоратив идарә ярдәмендә эш этикасы һәм монополиягә каршы комплаенс күрсәтү" темасына халыкара семинар уздырды.

 

Россия Федерациясе Дәүләт Советы консультатив комиссиясе эш төркеменең "Бизнес алып бару процедураларын гадиләштерүнең максатчан модельләрен кертү нәтиҗәләре хакында" мәсьәләсе буенча икенче утырышы 2017 елның 5 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Хакимиятендә булып узды.

 

5 октябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында "Россиядә һәм чит илдә акыл мөлкәтен саклау. Яңа перспективалар" темасына "Городисский и партнеры" юридик компаниясе белән берлектә оештырылган семинар уздырылды.

 


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җир өсте, шул исәптән тимер юл, транспорт белән транспортлаштыруга киткән чыгымнарның бер өлешенең компенсацияләнүе хакында хәбәр итә. 

 

2017 елның 12 октябрендә 10:00 сәгатьтә "Россиякүләм икътисадый диктант" гомумроссия мәгариф акциясе узачак, ул Россия Федерациясенең алдынгы ВУЗлары, Россия Фәннәр академиясе институтлары, Россиянең Мәгариф академиясе, Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе катнашында Россиянең Ирекле икътисад җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International