10 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проекты буенча Парламент тыңлаулары булып узды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов бу тыңлауларда 2018-2021 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын күрсәтте.
Икътисадый вәзгыятьне тулаем бәяләгәндә, 2017 ел йомгаклары буенча төбәкнең тулай продукт күләме 102,8%лы динамика белән 2 триллион 72 миллиард сум дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана.
Республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе чагыштырмача зур булмаган рәвештә саклана – сентябрь азагына эшсез сыйфатында 11,8 миллион кеше теркәлгән. Фараз буенча, 2018-2021 елларда икътисадый актив халыкның гомуми исәбендә эшсезләрнең өлеше 1%тан артмаячак.
Хезмәт хакы фондының үсеш темпы 104,2-104,9% чикләрендә фаразлана.