Кореяның компрессорлар, насослар, турбиналар, югары технологик автоматлаштырылган клапаннар җитештерүчесе Apollo Group Әлмәттә Apollo-T Россиядәге үзенең төп җыю предприятиесен төзергә уйлый. Бу хакта бүген корпорациянең генераль директоры урынбасары Чо Джан Хун «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары советы утырышында хәбәр итте. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.