Калугада "ЭТНОМИР - кече һәм урта бизнесны үстерү мәйданчыгы" түгәрәк өстәле узачак

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

"ЭТНОМИР - кече һәм урта бизнесны үстерү мәйданчыгы" түгәрәк өстәле 2017 елның 20 декабрендә Калуга шәһәрендә "ЭТНОМИР" мәдәни-мәгариф үзәге территориясендә була.

Программа кысаларында ЭТНОМИР паркы объектларына бару, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен мөмкинлекләрне күрсәтү каралган.

Әлеге чарада катнашу өчен кече һәм урта бизнес субъектлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. 

 Өстәмә мәгълүмат белән кызыксынсагыз, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, тел. 524-91-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International