Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инфраструктура объекты территориясендә инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, төзелмәләрен, корылмаларын төзүгә (реконструкцияләүгә), шулай ук товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) производствосын булдыру, үстерү яки модернизацияләү максатларында җиһазлар сатып алуга Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарны түләү чыгымнарын субсидияләү программасының эшли башлавы турында хәбәр итә.
Документлар 2017 елның 6 декабреннән башлап кабул ителә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., 125 нче бүл., 9.00 алып 18.00 кадәр (дүшәмбе-пәнҗешәмбе), 9.00 алып 17.00 кадәр (җомга), төшке ял 12.00 алып 13.00 кадәр, ял көннәре – шимбә, якшәмбе.
Барлык сораулар буенча (843) 524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.