18-35 яшьлек эшмәкәрләр "Автошәһәрнең яшь эшкуары - 2018" конкурсында катнаша алалар. Хәзер, чаллылылардан тыш, 21 районнан - Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан - килүчеләр үзләренең бизнес-идеяләрен тәкъдим итә алалар.
Быел эшкуарлар проектларын 5 номинациядә тәкъдим итә алалар: «Ел ачышы», «Уңышлы старт», «Инновацияле бизнес», «Автошәһәрнең яшь эшкуары», «Тамашачылардан бүләк». Яңа яки тормышка ашырылган идея белән гаризаны 1 майга кадәр түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: Chelnyanp@gmail.com. Үз эшләрен уңышлы тәкъдим иткән катнашучылар җиңүче дип табыла, һәм алар "Син - эшкуар" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына чыга.
Эшмәкәрләр өчен «Автошәһәрнең яшь эшкуары» бәйгесен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «Заман» Яшьләр үзәге» МАУ Эш башлаучы эшкуарлар ассоциациясе» клуб берләшмәсе үткәрә.
Конкурста катнашу кагыйдәләре һәм нигезләмә белән социаль челтәрдәге биттә: https://vk.com/chelnyanp?w=wall-137773683_338, яки 8-951-068-00-77 телефоны аша танышырга мөмкин. -
ТР ИМ матбугат хезмәте