XV Гомель икътисадый форумы 25 майда узачак

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елның 25 маенда Гомель шәһәрендә (Белорусь Республикасы) XV Гомель икътисадый форумы булачак.  Үткәрелү еллары эчендә Форум халыкара сәүдә-икътисад, инвестицион хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, озак вакытка исәпләнгән ышанычлы регионара һәм кооперацияләр партнёрлыгы элемтәләрен урнаштыру өчен башкалар тарафыннан танылган һәм абруйлы мәйдан була алды. «Весна в Гомеле» XIX Халыкара күргәзмә-ярминкәсе Форумның эшлекле чараларына өстәмә булып, аның барышында катнашучылар Гомель өлкәсенең икътисадый потенциалы белән таныша, ышанычлы партнерлар таба, ике як өчен дә файдалы контрактлар төзи алачак.

Форум кысаларында  Гомель өлкәсенең икътисадый һәм инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк, дәүләт идарәсенең республика органнары, дипломатик даирәләр, оешмалар вәкилләре чыгышлары тыңланачак. Шулай ук берничә секция эше планлаштырылган: агросәнәгать, төзелеш һәм торак-коммуналь комплекс, логистика һәм сәүдә, Гомельщина туризмы мәсьәләләре, кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары буенча.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International