Эшсездән – эшкуарлыкка. Казанның Идел буе районы халкы бизнесны үстерүгә старт капиталын алачак

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Казан шәһәре Идел буе районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның – Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Халыкның үз-үзен эш белән тәэмин итүенә ярдәм" программасында катнашучыларның бизнес-планнарын яклау буенча экспертлар советы утырышы узды. Совет составына Эш белән тәэмин итү үзәге, район Администрациясе хезмәткәрләреннән, салым органы вәкиленнән тыш Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге вәкиле дә керде.

Яклауны 9 кешедән 4 кеше уңышлы узды. Аларның һәркайсы үз бизнесын ачуга 117 600 сум күләмендә субсидия алачак.

"Халыкның үз-үзен эш белән тәэмин итүенә ярдәм" программасы эшбашлаучы эшкуарларга чын ярдәм программаларының берсе булып тора. Андагы бөтен катнашучылар Казан (Идел буе) федераль университетында укытылды һәм аларга Социаль өлкә инновацияләре үзәгенең консалтинг ярдәме күрсәтелде.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International