Бу көннәрдә Мәскәүдә "Яши торган шәһәрләр" бергәлегенең бишенче форумы уза. Россиядән һәм Европадан килгән төрле тармак белгечләре – алдынгы экспертлар һәм үз эшләренең осталары киләчәкне проектлауның иң алдынгы һәм нәтиҗәле методикаларын һәм тәҗрибәләрен тәкъдим итәчәк. Форум вакытында синергия һәм гармониягә корылган үзара мөнәсәбәтләр булдыру өчен шәһәрләрне, икътисадны, бизнес, шәһәр халкы һәм хакимият арасындагы элемтәләрне үстерү буенча инновацияле һәм нәтиҗәле проектларны тәкъдим итәчәкләр. "Яши торган шәһәрләр"нең миссиясе – үзәккә кеше куелган яңа шәһәр цивилизацисен булдыру.
Спикерлар һәм экспертлар – эшкуарлар һәм идарәчеләр, Россия һәм халыкара урбанистикасының, мәдәниятнең, сәнгатьнең, журналистиканың, экологиянең, мәгарифнең һәм бизнесның беренче затлары.
Мәскәүдә интенсив программа 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк, аннары Форум үз эшен 17 – 24 июнь көннәрендә Амстердамда һәм Эйндховенда (Голландия), Рур аланында һәм Эссенда (Германия) дәвам итәчәк, анда Европа шәһәрләрендә тормышны трансформацияләүнең иң алдынгы кейслары өйрәнеләчәк, һәм Амстердамда Европадагы иң эре шәһәр үсеше фестивале WeMakeTheCity (МыСоздаёмГород) узачак
ТР ИМ матбугат хезмәте