Аккредитация алуга гаризалар кабул ителә башлый

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2018 елның 20 июненнән алып 6 июленә кадәр  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәт ярдәме инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алуга Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәт ярдәме инфраструктурасы субъектларынннан гаризалар алу турында игълан ителә.

Гаризалар Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан  Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., 125 нче бүл. адресы буенча, шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге территориаль вәкилләре тарафыннан кабул ителә.

Конкурс гаризаларын кабул итү вакыты:

дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00 алып 18.00 кадәр

җомга – 9.00 алып 17.00 кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International