Социаль эшкуарлар форумында катнашуга заявкалар кабул итү төгәлләнә, чара 5 июльдә Ижевскида узачак. Әлеге чара кысаларында анда катнашучыларга бизнес-идеяне ничек табып була һәм үз эшеңне ничек ачарга, инвестицияләрне ничек җәлеп итәргә һәм алардан ничек рациональ файдаланырга – шулар турында сөйләячәкләр. Социаль проектларны күрсәтү һәм алар буенча маркетинг мәсьәләләренә махсус игътибар биреләчәк – чарада катнашучылар әлеге мәсьәләдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак, иң уңышлы тәҗрибәләрне караячак.