16 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантын алуга гаризалар кабул итү башлана

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Татарстанның вәкиллекле булмаган коммерциясез оешмалары 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүнең икенче конкурсында катнашуга чакырыла.

Бу хакта "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО Социаль өлкәдә инновацияләр үзәгенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурсларга түбәндәге өлкәләрдәге проектлар күрсәтелергә мөмкин:

-  социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм, һәм аларны социаль яклау;

-  гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

-  гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;

- яшьләр программаларына ярдәм итү;

- фән, мәгариф, мәгърифәт;

- мәдәният һәм сәнгать;

- тарихи хатирә саклау;

- кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен, шул исәптән ябылудагы кешеләрнең хокуларын яклау;

- әйләнә-тирәлекне саклау һәм хайваннарны яклау;

- милләтара һәм динара килешенгәнлекне ныгыту;

- иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү;

- гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International