Татарстан Гарантия фонды Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт эшкуарлары белән очрашулар үткәрә

2018 елның 29 июне, җомга

Татарстан Гарантия фонды белгечләре июль аенда республиканың өч шәһәре эшкуарлары өчен “эшлекле иртәнге аш” форматында очрашулар үткәрәчәк.

5 июль -  Чаллы

11 июль – Түбән Кама

18 июль - Әлмәт

Чаралар Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программалары, шул исәптән “Татарстан Республикасы Гарантия фонды” коммерциягә карамаган оешмасы продуктлары турында эшкуарларның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук финанс ресурсларын җәлеп иткәндә эшкуарлар очраша торган проблемаларны ачыклау максатыннан уздырыла.

Өстәмә мәгълүмат өчен тел.: +7 (843) 293-16-94

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International