Татарстан Республикасы соңгы елларда тотрыклы рәвештә инвестицияләр кертү өчен иң кызыксындыра торган төбәкләр исемлегенә керә, бу югары потенциалның уңай инвестицион климатка ярашуы белән аңлатыла. Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш рейтингында Татарстан өч ел рәттән Россия Инновацион технологияләр ассоциациясе төбәкләре арасында 1 нче урынны һәм Россия Федерациясе буенча 3 нче урынны ала. Мондый мәгълүматларны бүген ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов "Төбәктә интеллектуаль милек базарын булдыру һәм үстерү: интеллектуаль милек базарында катнашучыларның һөнәри эшчәнлегендәге куркынычлыкларны бәяләү һәм аларны компенсацияләү" VII Төбәк фәнни-гамәли конференциясе барышында җиткерде. Ул Татарстан Республикасы предприятиеләренең интеллектуаль потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру перспективалары турында сөйләде.
"Бүген Татарстанда төп көч үсеш өчен яңа мөмкинлекләр табуга, булган ресурсларны тагын да интенсиврак куллануның прогрессив модельләрен булдыруга куела. Уңышның нигезен җитештерүгә инновацияләрне һәрдаим кертеп торуны һәм инновацияле продукцияне базарга чыгаруны күз алдында тоткан үсеш стратегиясенең булуы тәшкил итә", – дип ассызыклады Хаҗиәхмәтов. Бу максаттан Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан планлаштыруның нигез документы кабул ителде, анда төбәкнең озак сроклы үсешенең төп юнәлешләре билгеләнгән – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе, аның төп максатларыннан берсе белемнәргә нигезләнгән инновацион икътисад булдырудан гыйбарәт.
Күрсәтелгән документта фән, мәгариф, бизнес һәм хакимиятнең үзара керешүенә зур игътибар бирелә.
2030 елга кадәрге Стратегиядә күрсәтелгән инициативаларны гамәлгә ашыру эше кысаларында Татарстан Республикасы, инновацияле уйлап табуларны кертүче һәм уйлап табу эшчәнлегенә ярдәм күрсәтеп торучы төбәк үрнәге буларак, интеллектуаль милек базарын үстерү буенча актив эш алып бара, аңа түбәндәгеләр керә:
Республика предприятиеләре һәм оешмалары белән патент активлыгын мониторинглау кысаларында Роспатент белән үзара хезмәттәшлек итү;
«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасын икътисадый үстерү һәм аның инновацион икътисады» дәүләт программасының "2016 – 2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру
Матди булмаган активлар белән эшләү буенча республика предприятиеләре күрсәткечләренә мониторинг ясау;
Интеллектуаль милек өлкәсендә чаралар үткәрү.
Роспатент мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, республика сәнәгать милке объектларына бирелгән заявкаларның исәбе буенча Россия Федерациясендә тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны алып тора.
Сәнәгать предприятиеләрендә уйлап табу эшендә акцентның исәп күрсәткечләреннән уйлап табуларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларның эчке коммуникациясен тәэмин итү ягына таба авышуы күзәтелә. 2017 елда уйлап табу һәм рационализаторлык эшендә 17 меңнән артык кеше катнашты. Производствода 34 меңнән артык рационализатор тәкъдим кулланылды. Аларның иң зур өлеше уйлап табулар һәм рационализаторлык эше буенча лидер булган "Татнефть" ГАҖ карый. 2017 елда предприятие 25 меңнән артык рационализатор тәкъдим кертте.
Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен кертүдән матди, хезмәт һәм энергетика ресурслары экономиясе 24,7 млрд сумнан артып китте, бу узган ел белән чагыштырганда 17,3% ка күбрәк.
Интеллектуаль милек базарын үстерүнең зарурлыгы турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин да ассызыклаган иде. Цитата: "Без стартаплар өчен, яңа уйлап табуларны производствога тиз арада кертү өчен уңай мохит булдырырга тиеш. Сүз уңайлы инфраструктура, кулай салым режимнары, интеллектуаль милекне яклау, техник яктан җайга салу һәм венчурлы финанслау турында бара". Аның сүзләренә караганда, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен актив коммерцияләштерү баскычына һәм зур таләпләргә җавап бирә торган технологияләргә нигезләнгән яңа продуктларны һәм хезмәт күрсәтүләрне масштаблы булдыруга күчүне стимуллаштыруга юнәлтелгән чаралар күрү иң беренче чираттагы бурычларның берсе булырга тиеш.