ЛИЗИНГ-ГРАНТ буенча сайлап алу конкурсының беренче этабында 66 катнашучының 65е җиңүче дип табылды

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Бүген, 2013 елның 15 августында, «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының быелгы беренче этабы узды. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин рәислегендәге конкурс комиссиясе тарафынннан бәйге игълан ителгән көннән кичәге көнгә кадәр алынган 66 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары һәр заявка буенча карарны заявка бирүче чыгыш ясауга кабул иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча 65 заявка хупланды. Шулай итеп, лизинг килешүе буенча сайлап алу конкурсында җиңгән 65 кеше 130 мең сумнан 3 млн сумга кадәр компенсация алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International