Эшмәкәрләр өчен бик кирәкле очрашу

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү ил, республика күләмендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге максатка юнәлтелгән һәртөрле программаларда актив катнашуны тәэмин итү, эшмәкәрләр хокукларын яклау, аларның юридик һәм икътисади компетентлыгын күтәрү соңгы вакытта аеруча алгы планда тора. Шул уңайдан ТР прокуратурасы инициативасы белән бу көннәрдә эшмәкәрләр белән турыдан-туры эшләүче структура җитәкчеләре район үзәкләренә чыгып очрашулар циклын башлап җибәрде. Мондый очрашу ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтлесе Тимур Нагуманов, икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, прокурор урынбасары Газинур Галимов, урта һәм кече эшмәкәрлек ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында безнең районда да бик нәтиҗәле үтте. Эшмәкәрләр анда яңа төрле дәүләт ярдәмнәре турында белеште, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәсәлән, районыбыз эшмәкәре Александр Никулинның тәкъдиме бик урынлы диде Тимур Нагуманов. Биредә сүз төрле лизнг килешүләре буенча эшчәнлекне үстерү өчен җиһазлар, техника алуга тотылган акчаларның дәүләт тарафыннан субсидияләнүе хакында барды, әмма эшмәкәр фикеренчә ул субсидия эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итүдән бигрәк, лизинг компанияләрен баетуга китерә. Чөнки лизинг компанияләрендә техника, җиһазлар шактый кыйммәт һәм алар процентларны да югары куя, нәтиҗәдә эшмәкәргә бирелүче дәүләт субсидиясе сизелми дә кала. Әгәр дә икътисад министрлыгы әлеге субсидияләр өчен билгеләнгән акчаларны эшмәкәргә биреп, соңыннан аның ни өчен тотылганлыгына хисап сораса, күпкә отышлырак булыр иде, чөнки теге яки бу техниканы без лизинг компанияләрдән тыш та очсызгарак юнәтә алыр идек, ди Александр Никулин. Алдагы елларда эшмәкәрнең бу тәкъдиме яңа программалар кабул иткәндә исәпкә алыначак дип белдерелде.
Очрашу барышында Татьяна Воропаева төрле муниципаль заказларны үтәү өчен эшмәкәрләр арасында игълан ителүче аукционга төгәл кысалар билгеләү мөһимлеген ассызыклады.
- Мәсәлән, без төзелеш эшләре алып бару өчен аукцион игълан итәбез дә иң очсыз бәя тәкъдим итүче җиңеп чыга, ә эш башлангач аның моны башкарып чыгуга мөмкинлеге булмавы яисә сыйфат ягы аксавы мәгълүм була, – диде ул. Әлеге сорауга җавап итеп икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин киләсе елдан моңа кагылышлы законга үзгәрешләр кертеләчәген белдерде. Яңа законда башлангыч бәяне 25 проценттан да киметмәү шарты куелачак, – диде ул.
Гомумән очрашу эшмәкәрләр өчен файдалы һәм җанлы үтте, алга таба төрле сорауларны электрон юл аша биреп, тиз арада җавап алу мөмкинлеге дә ачыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International