Кызыксынган ведомстволар белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча эш программасын булдыру ихтималлыгы мәсьәләләре тикшерелде

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
2013 елның 15 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның республикада кеше хокуклары буенча эш программасын төзү буенча тәкъдимнәре тикшерелде.
Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, мондый документны булдыру барлык юнәлешләр буенча көчләрне бердәм программага тупларга ярдәм итәр иде. Каралган мәсьәләнең күпкырлы һәм төрле ведомстволарга кагылышы булуын исәпкә алып, киңәшмәдә катнашучылар әлеге концептуаль документны әзерләүне координацияләү буенча эшче төркем оештыру максатка ярашлы булачак, дип билгеләп үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International