ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябреннән  Казан шәһәрендә һәм Чистай шәһәрендә эшкуарларга ярдәмне күздә тоткан «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офислары «Бизнес өчен КФҮ» эшли башлый. Бу эшкуарлык субъектларына дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә, һәм шулай ук өстәмә хезмәт күрсәтүләргә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәкләр.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Россия Федерациясе  субъектлары тарафыннан халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын билгеләү кагыйдәләрен һәм халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын санау методикасын раслау турында, һәм шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2010 елның 24 сентябрендәге 754нче карарының үз көчен югалтуын тану хакында» 2016 елның 9 апрелендәге 291нче карары белән халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын санауның яңа методикасы расланды.

 

 


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан ТР икътисад министры  Артём Здунов Яр Чаллыдагы күп балалы гаиләләрдә булды.  Министр үзенең визиты кысаларында 13 бала тәрбияләүче Кузнецовлар гаиләсе белән танышты. Олы балалары  Виктор һәм Дарья инде әти-әниләреннән аерым яшиләр һәм үз гаиләләрен коралар. Шулай ук  Артём Здунов Орловлар гаиләсенә дә керде. Алар 9 бала тәрбиялиләр. Тагын бер гаилә – Хөснетдиновлар 5 бала үстерә. Министр гаилә башлыкларына мәктәп һәм спорт формалары, ранецлар, һәм шулай ук мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен сертификатлар бүләк итте.

 

ТР икътисад министры Артём Здунов  Яр Чаллы шәһәренә барды,  ул анда Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты.

Чараларда шулай ук почетлы кунаклар сыйфатында автошәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

 

2016 елның 16-18 сентябре көннәрендә Казан шәһәрендә  «HI, FUTURE» киләчәк технологияләре күргәзмә-конференциясе уздырыла. Әлеге конференция кешелек тормышын төптән үзгәртерлек алдынгы технологияләргә багышланган.

«HI,FUTURE» – Россиядә мондый форматтагы беренче чара. Әлеге чараның төп максаты - Россиядә киләчәк технологияләрен үстерүгә максималь ярдәм итү, базарның төп катнашучылары арасында үзара эш итүне оештыру хисабына Россияне инновацияле технологияләрнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле итү, һәм шулай ук киләчәк технологияләрен үстерү соравына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

 


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллыга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов килде. Сәфәр кысаларында Булат Хаҗиәхмәтов  «3нче Шәһәр дәваханәсе» ДАССУндә, Балта Пресс компаниясендә, ООО НПО "Завод тормозных механизмов", Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә,   «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы»нда  булды һәм, хезмәт коллективы белән очрашып, Татарстан Республикасында социаль-икътисадый вазгыятьнең торышы, ярдәм чаралары турындагы сорауларны тикшерде.

2016 елның  8-9 сентябрендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә  (Универсиада  Авылы, 35) «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы уздырыла.

 

Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24)  2016 елның  11 октябрендә  «Россия сәнәгатен модернизацияләү: Үсеш өстенлекләре»  XI Милли  Конгрессы уздырыла.

 

21-23 сентябре көннәрендә  Түбән Новгород  шәһәрендә Бишенче  Халыкара бизнес-саммит 2016 уздырыла. Бизнес-саммита 2016 ның төп идеясе – бизнес һәм эшкуалык мохитен үстерүнең нәтиҗәле стратегиясен формалаштыру.

 


26
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 26 августында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы  узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International