Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) 2016 елның 11 октябрендә «Россия сәнәгатен модернизацияләү: Үсеш өстенлекләре» XI Милли Конгрессы уздырыла.
Милли Конгресс – бүгенге көндә актуаль булган кискен икътисадый мәсьәләләрне тикшерү процессында, иң беренче чиратта, эшкуарлар, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар арасында озакка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга юнәлдерелгән ачык халыкара эшлекле мәйдан.
Тулырак мәгълүмат белән www.nationalkongress.ru сайтына кереп яисә Конгрессның Оештыру комитетына мөрәҗәгать итеп танышырга мөмкин:
+7 (495) 679-82-07, +7 (495) 679-82-09, e-mail: office@rosstrategy.com.