2016 елның 26 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта ветеринария һәм медицина билгеләнешендәге 10 төрдәге үзенчәлекле булмаган фармацевтик биопрепаратларның яңа буынын сәнәгать күләмендә җитештерүне оештыруга юнәлдерелгән «Экобиопрепарат» төбәкара проектын тәкъдир итү уздырылды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов та катнашты.