ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Тышкы икътисадый банк инвестицияле проектлар буенча «Үсеш премиясе – 2017»  еллык конкурсына гаризалар җыю турында игълан итә. Киләсе елда  милли әһәмияткә ия инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен бүләкләр тапшыру тантанасы «Сочи-2017» Халыкара инвестицион форумы кысаларында узачак (2017 елның 27-28 феврале).

 

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Олег Пелевин «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Төбәк чемпионаты финалында катнашачак Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән студентлар каршында 2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдир итте.

 


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, эре инвесторлар һәм гамәлдәге эшкуарлар катнашлыгында узачак.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.

 

 2012-2017 елларга Балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен һәм 2016-2020 елларга Финанс грамоталылыгын үстерүнең милли стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, Хәйрия эшчәнлеге сораулары буенча Республика советы ярдәме белән, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ белән бергә 2016 елның 17 октябреннән 3 ноябренә кадәр Идел буе федераль округы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында  «ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары буенча Округ конкурсы үткәрелгән иде. 2016 елның 2 декабрендә «ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары конкурсының Гран-прие уздырылды. 

Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында республикадагы сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык бәялек продукция китерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмәсендә ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министрының берече урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

 

2016 елның 1 декабрендә  С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводында Татарстан Республикасы Төзелеш кластерында катнашучылар өчен  «КАИ-Лазер» Төбәк инжиниринг үзәген тәкъдир итү үтте.

 

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International