Воронежда агымдагы елның 1-2 декабре көннәрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең Бөтенроссия форумы үтте.
Татарстан Республикасыннан әлеге форумда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО генераль директоры Андрей Афонин катнашты.
Форум каралган төп сораулар: дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын гражданнар тарафыннан бәяләү механизмының нәтиҗәлелеген мониторинглау йомгаклары, КФҮләрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү сораулары, Россия Федерациясенең аерым төбәкләрендә КФҮ эше үзенчәлекләре һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәләре.