«ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары конкурсының иң яхшы социаль проекты билгеләнде

2016 елның 2 декабре, җомга

 2012-2017 елларга Балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен һәм 2016-2020 елларга Финанс грамоталылыгын үстерүнең милли стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, Хәйрия эшчәнлеге сораулары буенча Республика советы ярдәме белән, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ белән бергә 2016 елның 17 октябреннән 3 ноябренә кадәр Идел буе федераль округы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында  «ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары буенча Округ конкурсы үткәрелгән иде. 2016 елның 2 декабрендә «ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары конкурсының Гран-прие уздырылды. Анда ТР Президенты Аппараты, «Татфондбанк» ГАҖ,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре кергән эксперт комиссиясе иң яхшы социаль проектны сайлап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International