ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында махсус төзелгән   «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләрендәге экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүне координацияләү үзәкләре рейтингында 1нче урынны алды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшкуарлык  субъектларының экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы «Алабуга» МИЗның яңа резидентлары: «СМЦ Алабуга» һәм «ГИС Нефтесервис» проектларын карады. Яңа җитештерүләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумнан артык.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан ярминкәсе мәйданчыгында  «Инновацияле машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар - 2016»  Халыкара фәнни-техник конференциясе һәм «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 16нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Кече һәм урта предприятиеләрнең инновацияле эшләнмәләре» секциясе узды.

 

Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен экспортлауны үстерү һәм аңа ярдәм итү максатларында электрон сәүдә механизмы аша Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән бергә, һәм шулай ук  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Үзәк) тарафыннан «Товарларны электрон сәүдә мәйданчыклары аша экспортлау» темасына семинар үткәрү планлаштырыла.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасының (АСИ) Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» КСККда узган «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышында катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Бөтендөнья татар конгрессы» башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

 

5 декабрь көнне дөньякүләм көндәшлекле җәмәгатьчелек Конкуренция көнен бәйрәм итте.

 

 8 декабрендә шәһәр мәгариф үзәгендә «Яшь гаиләләрне бүгенге көндә кирәкле һөнәрләргә өйрәтү аша эш белән тәэмин итү мөмкинлеге тудыру»  социаль проект презентациясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International