Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Комсомольск-на-Амуре шәһәрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча край Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Волков башлыгында Хабаровск крае делегациясе белән очрашу булды.
«КАМАЗ» Сәнәгать акционерлык җәмгыятенең (ПАО) фәнни-техник үзәге территориясендә 2017 елның 23 гыйнварында фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү Фондының генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һәм «Фәнни-техник информация үсеше» конкурсында проект-җиңүчеләре катнашында киңәшмә булды.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге «Экспорт эшчәнлеген документлар белән тәэмин итү»курсы буенча Россия экспорт үзәгенең белем бирә торган проекты кысасында кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән вәкилләрен укырга чакыра.
Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында модернизациягә һәм инновацияләргә нәтиҗәле идарә турында лекция укыды.
2017 елның 23 гыйнварында технологик үсеш Агентлыгы, «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ хезмәттәшлеге перспективаларын карау буенча эшлекле очрашу булды.
Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырды. Шуннан керем күләме 954 млрд. сумнан артты - үсеш 5 %. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте.
РФ икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлекне (МСП) федераль финанс яклавын гамәлгә ашыру кысасында РФ федераль бюджетыннан РФ субъектларына субсидияләр бирү турында килешү проекты төзелде.
РЭЦ белем бирә торган проект порталында «Россия предприятиеләренең экспорт эшчәнлеген оештыру» белем бирү программасының 8 курсы буенча дистанцион уку мөмкинлеге бар. РЭЦ белем бирә торган программаның беренче онлайн-курсы эшли башлаган экспортерлар өчен 2016 елның 20 июнендә Проект порталында ачылып, бүгенге көндә һәр тыңлаучыга 8 өйрәнү курсын узарга мөмкинлек бирә.
20 гыйнварда Артём Здунов яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Түбән Кама һәм Менделеевск моношәһәрләре чыгымнарын «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО финанславына кертүгә гариза әзерләү буенча киңәшмә уздырды.