Татарстанда заем финансларын рәсмиләштергәндә үз залоглары булмаган очракта дәүләт поручительлекләреннән файдалана алырлык эшкуарлар даирәсе киңәйтелгән. Эшкуарларга гарантияле ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
2025 елдан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы үзмәшгуль гражданнар үз бизнесларын үстерү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә гарантия ярдәменнән файдалана ала.
Бүген Татарстан Республикасының Гарантия фонды эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен поручительлек бирә, рефинанслау – поручительлек суммасы 70 млн.сумга кадәр, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм әйләнештән тыш активларга кертемнәр өчен – монда сумма 100 һәм 120 млн.сумга кадәр тәшкил итә. Поручительлек кредит суммасының, банк гарантиясенең 70% кадәр җитәргә мөмкин, ә комиссия бирелә торган поручительлек суммасының 0,1 дән 1% ка кадәр минималь өлеше булып кала.
Финанс ярдәменә икътисадның барлык тармакларыннан диярлек эшкуарлар, шул исәптән авыл җирендә эшчәнлек алып баручылар, экспортерлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары резидентлары, шулай ук интернет–мәйданчыкларда сәүдә итүче эшкуарлар дәгъва итә ала. Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшкуарлар искәрмә булып тора.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирү рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.
Дәүләт гарантияләре бирү программаларын гамәлгә ашыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.