Икътисад министрлыгында, алга таба ярдәм итү чаралары комплексын күрсәтү өчен, сәнәгать паркларын аккредитацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Утырышта сәнәгать парклары резидентларына ташламалар бирү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү эшләренә багышланган мәсьәләләр каралды.

Утырышның көн тәртибендәге төп темаларның берсе Татарстанның муниципаль районнарында сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген, яңа резидентларны җәлеп итү юлы белән аларның йөкләнешен арттыру, өстәмә эш урыннары булдырудан гыйбарәт булды. Бу максатта республикада 70% азрак йөкләнгән сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, ул исә эшкуарлар өчен зур мөмкинлекләр ача.

Резидентлар тулысынча транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салым түләүдән азат ителә, аларга УСН буенча киметелгән салым ставкаларын алу, кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү, ташламалы микрозаймнар һәм заемнар бирү мөмкинлеге бирелә.

Сәнәгать паркларына ташламалардан файдалану өчен, ТР Икътисад министрлыгында аккредитация үтәргә, ә резидентларга һәм идарәче компанияләргә сәнәгать территориясендә эшчәнлек алып бару турында Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Хәзерге вакытта сайлап алу критерийларына 65 сәнәгать паркы туры килә.   

Утырышта Кайбыч, Зеленодольск һәм Лаеш муниципаль районнары вәкилләренең аккредитациягә документлар бирү һәм Икътисад министрлыгы белән килешү төзү мәсьәләләре буенча идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары белән эшчәнлек барышы турындагы докладлары тыңланды.

Шулай ук эшче төркем утырышында муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү һәм актуальләштерелгән административ регламентларны раслау, аларны оптимальләштерү һәм цифрлаштыру процедураларын исәпкә алып күрсәтүгә бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2 июленнән башлап 82 дәүләт һәм муниципаль хезмәт республиканың Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында электрон рәвештә күрсәтелә, шуларның 48 – дәүләт һәм 34 – муниципаль хезмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International