Татарстан Республикасы сыналучы төбәк буларак «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш» дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба – мәгълүмат системасы) аша кара металл, төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензия бирү, аны үзгәртеп рәсмиләштерү, гамәлдән чыгару, лицензияләр реестрыннан өземтә бирү, лицензия реестрын формалаштыру хезмәтләре күрсәтүне күздә тоткан федераль лицензияләү системасына тест үткәрүдә катнаша.
Мәгълүмат системасы ярдәмендә лицензияләр реестрыннан өземтә бирү мөмкинлеген гамәлгә ашыру сәбәпле, республикада яшәүчеләр ТР Икътисад министрлыгы белән бәйләнешкә кермичә генә Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталындагы шәхси кабинет аша лицензияләр реестрыннан белешмәләр алу турында гариза бирә ала.
Моннан тыш, республикада яшәүчеләр реаль вакыт режимында лицензияләр реестрыннан: оешманың лицензиясе булу-булмавы, республика территориясендә металл ватыкларын әзерләү пунктлары һ.б. турында да актуаль мәгълүмат ала алачак.
Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге мәгълүмат системасы порталында урнаштырылган кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензияләр реестрына сылтама урнаштырылган. Лицензияләр реестрына түбәндәге сылтамалар буенча күчәргә мөмкин:
- https://mert.tatarstan.ru/reestr-litsenziy-po-zagotovke-hraneniyu-pererabotk-5531149.htm
- https://mert.tatarstan.ru/reestr-litsenziy-po-zagotovke-hraneniyu-pererabotk.htm
Игътибар итегез, лицензияләрне ИНН, ОГРН, лицензиатның атамасы һәм лицензия номеры буенча эзләтергә мөмкин.