Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Үзмәшгульләр форумы – ул кирәкле ярдәм чарасы»

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Фәррахов белән берлектә үзмәшгульләр форумын тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Алар ярминкәдә булдылар, үзмәшгульләр белән аралаштылар һәм үзләренә ошаган продукцияне сатып алдылар.

Татарстан Республикасы Көнендә Казанда үзмәшгульләр форумы ачылды. Бауман урамында ярминкә оештырылган иде, анда үзмәшгульләр үзләре җитештергән продукцияне сата алды. Үз товарларын һәм хезмәтләрен бөтен республикадан катнашкан 70ләп кеше, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар тәкъдим итте. Аерым алганда, ярминкәдә агач, тире, фарфор савыт-саба, дизайнер әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, йорт бизәкләү әйберләрен күрергә мөмкин иде. Биредә шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар да узды.

Үзмәшгульләр фестивале өченче тапкыр үткәрелә, түләүчеләрнең үзләрендә дә, республикада яшәүчеләрнең дә «һөнәри керемнәренә салым» гадәтигә әверелеп, кирәкле була бара. Бу хакта форумны ачкан вакытта икътисад министры сөйләде.

«Бүген без махсус салым режимы – 2019 елда старт алган һөнәри керемгә салым кертү тәҗрибәсе уңышлы булды, дип ышанып әйтә алабыз. Шундый кыска вакыт эчендә Татарстан Республикасында 140 меңнән артык татарстанлы теркәлгән», – дип билгеләп үтте министр.

Өченче ел рәттән үткәрелә торган чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республиканың Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге, Казан мэриясе. Форумның максаты – республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы һәм бизнеска ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, шулай ук үзмәшгульләр продукциясен алга этәрү.

«Ярминкәдә тәкъдим ителгән товарларның кайберләрен сәнгать әсәрләре дип атарга мөмкин – бу биредә бик актив, иҗади кешеләр җыелуы турында сөйли. Форум – үзмәшгульләребезнең продукциясен алга таба күрсәтү мөмкинлеге дә. Бүген Республика көне һәм Шәһәр көне, туристлар күп, шуңа күрә безнең үзмәшгульләр җитештерә торган яхшы товарларны күрсәтә ала. Хәтта үзмәшгульләрнең үзара аралашуы да аларны яңа идеяләргә этәрә», – дип сөйләде министр.

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә үзмәшгульлек статусы  популяр була бара. 

«Үзмәшгульләрнең продукцияне легаль җитештерү һәм керемнәрен законлаштыру мөмкинлеге бар. Бу безгә кешеләрнең потенциалын күрергә мөмкинлек бирә. Махсус салым режимы гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстан үзмәшгульләренең гомуми кереме 29,9 млрд сумнан артып киткән. Без киләчәктә дә бу институтны үстерәчәкбез һәм ярдәм итү чараларын гамәлгә ашырачакбыз», – дип өстәде министр.

Үзмәшгульләр үз эшләрен үстерүгә дәүләт ярдәме алу мөмкинлегенә ия. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгуль гражданнарга финанс, консультация һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтү каралган. 500 мең сумга кадәр микрофинанс программалары бар, 200 мең сумга кадәр субсидияләү программасы планлаштырыла.

Ярминкәдә бай бәйрәм программасы оештырылган иде. Аңа барабанчылар тамашасы, вокал һәм музыка кораллары белән чыгышлар  күрсәтелде.

31 августта үзмәшгульләр өчен Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) лекторий узачак, анда яңа белем һәм күнекмәләр алу мөмкин булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International