Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, федераль контроль-күзәтчелек органнары, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, эшкуарларның эре берләшмәләре җитәкчеләре катнашында "Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасын үтәү барышы турында" селектор киңәшмәсе булып узды. Видеоконференция элемтәсе рәвешендә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан киңәшмәдә министр урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Үзенең чыгыш сүзләрендә Хөкүмәт Рәисе үткәрелә торган реформаның төп бурычларын билгеләде, шулай ук теләсә нинди реформаның уңышы сизелерлек дәрәҗәдә аның төбәкләрдә үтәлү нәтиҗәлелегенә бәйле дип билгеләде, шуңа күрә дә видеоконференция элемтәсендә фикер алышуларда Россия Федерациясе субъектларыннан да вәкилләр катнашты.
Катнашучыларның төп игътибары 2018 елдан барлык планлы тикшерүләрнең дә бары тик куркынычлар категориясенә карап кына үткәрелергә тиеш булачагына юнәлтелде. Шунысы да билгеләп үтелде, контрольлек ведомстволарының эшчәнлеге тикшерүләр санына, язылган штрафларның зурлыгына һәм хисапларга карап түгел, ә куркынычсызлыкның чын күрсәткечләрен яхшырту күрсәткечләренә (үлем, травма алу, авыру яисә икътисади зыян китерелү очракларын киметүгә) карап бәяләнәчәк. Шушы нигездә кадрларга кагылышлы тиешле карарлар да кабул ителәчәк.
Үзенең чыгышында Дмитрий Медведев шулай ук күзәтчелек органнары тарафыннан искергән таләпләрне кыскарту һәм актаульләштерү, тикшерү кәгазьләрен куллану һәм дәүләт контролен санлаштыру мәсьәләсен дә күтәрде.
Үткәрелә торган эшнең йомгакларына нәтиҗә ясап, Хөкүмәт Рәисе билгеләп үткәнчә, реформа нәтиҗәсендә ирешергә тиешле иң мөһим нәрсә – ул контрольлек фәлсәфәсенең үзен принципиаль рәвештә үзгәртүгә ирешү. Моның өчен "бозуны табу һәм теләсә нинди бәя белән җәзага тарту" принцибыннан бизнеска карата партнерлык һәм "сервислы" мөнәсәбәт принцибына үзгәртеп корырга туры киләчәк. Төп игътибарны бозуларны профилактикалауга һәм зыянны булдырмый калуга юнәлтү зарури булачак.
Реформа барышындагы гамәли нәтиҗәләрне бәяләү өчен Хөкүмәттә махсус аттестацияләү комиссиясе төзеләчәк. Ул күзәтчелек ведомстволарының җитәкчелек итүче составының эшен даими рәвештә күзәтеп торачак.
Көн тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр белән Россия Федерациясенең Генераль Прокуроры Юрий Чайка, Россиянең Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге Президенты Александр Шохин, Россия Федерациясе Президенты Михаил Абызов һәм берничә төбәк башлыгы чыгыш ясады.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә федераль хакимият органнарына йөкләмәләр бирелде. Федераль контроль-күзәтчелек органнары бер айлык чорда Хөкүмәткә, асылда, контрольдә тотылырга тиешле субъектларны һәм объектларны куркыныч категорияләренә (куркыныч классларына) (шул исәптән, төбәк контроленең (күзәтчелегенең) аерым төрләре буенча да) кертүгә кагыла торган документларның проектларын кертергә тиеш. Прокуратурага законнарга прокуратура органнары белән административ эш башкару кысаларында тикшерүләрне килештерү зарурлыгын күздә тотучы үзгәрешләрне әзерләргә кушылды.
Чараның стенограммасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://government.ru/news/28307/