Дәүләт заказчысының вазыйфаи затларына барлык контрактлар буенча түләү срокларын бозган өчен штраф салырга тәкъдим ителә

2016 елның 23 декабре, җомга

2016 елның  20 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте  Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына  үзгәрешләр кертү (дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны башкарганда товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) түләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен дәүләт заказчысының вазыйфаи затларына административ җаваплылык билгеләү өлешендә) турында» федераль закон проекты кертте.  

Контрактлар буенча түләү тәртибе һәм срогы сакланмаган очракларда дәүләт заказчысының вазыйфаи затларына 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф түләтү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International