2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 3 ноябрендә  бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22нче утырышы уздырылды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары  «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын беренче укылышта тикшерделәр һәм кабул иттеләр.

2017-2019 елларга республиканың  социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы доклад белән ТР икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул уртача вакытка исәпләнгән фаразның беренчел шартлары әлеге чор дәвамында геосәяси тотрыксызлыкның, һәм шулай ук Евросоюз һәм АКШ тарафыннан Россиягә карата илебез компанияләренең дөнья капиталы базарына керүен чикли торган санкцияләр кулланылуы режимының саклануын күз уңында тота, дип басым ясады.

2017-2019 елларда тулаем  төбәк продуктының үсеше 103,1-104,2% дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International