2016 елның 20-22 октябре көннәрендә Красноярск шәһәрендә XV төбәкара Себер эшкуарлары форумы үтте.
2016 елда Форум кысаларында кече һәм урта эшкуарлык инфраструктурасы вәкилләренең аралашуы өчен федераль мәйданчык төзелде. Аның эшендә Россия Федерациясенең төрле төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары белгечләре катнашты.
Себер эшкуарлары форумында яңа технологияләр (био- һәм нанотехнологияләр үсеше) базарын гамәлгә кертү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат «Конкуренцияне үстерү» бүлегендә урнаштырылган - http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).